Текст песни Данир Сабиров — Юри /слова

Янымда чуалып
Көндә йөри, йөри
Елмаеп карыйсың
Әллә юри, юри

Күренеп югалып
Җаныма юл ярып
Көн саен йөрисең
Хисемне белмисең

Куш-та
Юри, юри, юри, юри йөрисең
Йөри йөри матур әкият сөйлисең
Карашларың йөрәгемә
Ут салганын белмисең

Елмаеп көлүең
Чындыр, бәлки юри
Ә моны йолдызлар
Тик яхшыга юрый

Күренгәч югалма
Минем алсу алма
Бер биргәч кулларың
Кире тартып алма

Куш-та
Юри, юри, юри, юри йөрисең
Йөри йөри матур әкият сөйлисең
Карашларың йөрәгемә
Ут салганын белмисең

Карашларың серле
Елмаеп йөрисең
Хисләрең әллә чын?
Белмимен – юри син

Янымда чуалып
Йөре, йөре көндә
Мәңгегә кулың бир
Төштә түгел өндә

Куш-та
Юри, юри, юри, юри йөрисең
Йөри йөри матур әкият сөйлисең
Карашларың йөрәгемә
Ут салганын белмисең

Оставьте комментарий